Шоколад Көне бик яшь бәйрәм.Ул 1995 елда Франциядә барлыкка килә.Хәзер аны бик куп илләрдә бәйрәм итәләр,шулай ук Россиядә дә.Владимир өлкәсенең Попов шәһәрендә шоколадка һәйкәл дә куелган.
Шоколад үзенә ник шулкадәр игътибар җәлеп иткән сон?Үзенең бик борынгы тәм-том һәм хәзерге вакытта бик зур таләптә булуы беләндер,мөгаен.
Шоколад чыннан да бик файдалы,ул бәхет гормоннары бүлеп чыгара.Бер плитка шоколад ашасаң-кәефең яхшырачак.
“Аленушка” балалар бакчасына йоручеләр өчен Теньки мәдәният йортында эшләүчеләр”Шоколандия иленә сәяхәт” дип аталган куңел ачу чарасы әзерләгәннәр.
Бу чара турында балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Сальтина бәяләмә китабында: “Буген,11 июль көнне “Аленушка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр Теньки мәдәният йорты эшчеләре Вера Колесова һәм Татьяна Шарипова “шоколадка бәйрәме”нә чакырдылар.Балаларны Тепа һәм Шлепа исемле ике куңелле клоуннар каршы алды.Без алар белән төрле уеннар уйнадык,капчыкта сикердек,зур һәм кечкенә туплар атып уйнадык.Безнең балалар белән Тепа һәм Шлепа нинди искиткеч бию биегәнен күрсәгез иде!Бәйрәм ахырында без истәлеккә фотога төштек,соңыннан безнең клоуннар безгә шоколад бүләк иттеләр.Бик зур рәхмәт сезгә шундый күңелле бәйрәм өчен!”- дип язган.