Эшлекле дүшәмбе

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

2014 елнын 14 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районының утырышлар бүлмәсендә  оешма һәм предприятие җитәкчеләре,шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.

Муниципаль район Башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы үткән атнаны йомгаклап,киләчәк атнага планнар турында сөйләп үтте.

Апас районының ОАО”Татавтодор” юл идарәсе башлыгы Гиниятуллин Рамиль Харис улы юлларны нормаль хәлдә тоту буенча алып барылган эшләр турында әйтеп китте.

Уку елына әзерлек һәм “Помоги собраться в школу» исемендәге хәйрият чыгышы  хакында Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөмәров Ильшат Мәхмүт улы белдерде.

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Камалиев Ниаз Илгиз улы Кама Тамагы районын тозекләндерү турында сөйләде.

Киңәшмәдә 7 июль көнне Валеев Исфан Ильяс улының “Камско-Устьинские коммунальные сети» акционерлык җәмгыятенең мөдире итеп билгеләнүе әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International