“Поволжская глубинка» II Бөтенроссия милли мәдәният фестивале

2014 елның 14 июле, дүшәмбе

12-13 июльдә Ульян өлкәсенең Павловка поселогында илебез халыкларының мәдәни мирасын һәм милли традицияләрен саклауга юнәлдерелгән “Поволжская глубинка» II Бөтенроссия милли мәдәният фестивале үткәрелде.Дөньяга Павлов районынын туган көне хөрмәтенә барлыкка килгән бәйрәм кебек кенә кергән фестиваль башта Регионара, соңыннан Бөтенроссия статусын алды. Бәйрәм Ульяновск өлкәсенең булышлыгы ярдәмендә уткәрелә.

Фестивальдә Татарстан Республикасыннан Яшел Үзән районының “Җәүһәр” фольклор коллективы (җитәкчесе Резидә Александрова) һәм Кама Тамагы муниципаль районыннан «Тау ягы» фольклор коллективының өлкәннәр төркеме (җитәкчесе Нәсимә Ибәтуллина) катнашты. “Поволжская глубинка» II Бөтенроссия милли мәдәният фестивале Павловка поселогында  сәгать 20.00 дә башланды. Фестиваль “Россия канаты астында” исемендәге театрлаштырылган керештән башланып китте. Хореографик коллективлар “Ватан –ана,синең өчен” композициясен күрсәттеләр.

Стадионда муниципаль оешмалардан “Хөнәр ярминкәсе” җәелгән һәм балалар мәйданчыгы оештырылган.

 Гала-концертта Татарстан, Мордовия, Чувашия, Самара, Саратов, Пенза, Волгоград өлкәләреннән һәм Кырымнан килгән 6000гә якын катнашучы бай иҗат программасы тәкъдим итте. Килгән кунакларга төрле халыкларның узенчәлекле җырлары һәм биюләре курсәтелде.Бәйрәм сәгать 00.00гә кадәр дәвам итте.Фестиваль “ХХI гасыр йолдызлары” концерты,“Дуслар тирәсендә” дискотекасы һәм салют белән тәмамланды.

 “Поволжская глубинка» II Бөтенроссия милли мәдәният фестивалендә катнашкан өчен фольклор коллективы диплом һәи рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Фестивальдән фольклор коллективында катнашучылар матур тәэсирләр белән кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International