07.07.2014 алып 14.07.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 108 чакыру булган, район буенча 33 чакыру, 10 кеше госпитальгә салынган. Кама Тамагылыларның медикларга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - гипертония авыруы - 21 чакыру. Буа шәһәренең күптамырлы үзәгенә 2 кеше җибәрелгән.
Тәмте табиб амбулаториясенә 20 чакыру, Сөйки табиб амбулаториясенә 3 чакыру, Олы Кариле табиб амбулаториясенә 5 чакыру булды.
Искә төшереп китәбез, "Ашыгыч ярдәмне" "03" телефоны буенча, кәрәзле телефоннан "103" яисә "030" номерын җыеп чакыртып була (шалтырату бушлай). Тормышка куркыныч янаган чакта - "112" номерына шалтыратырга.