Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Зөфәр Гарәфиев шәхси сораулар буенча гадәттәгечә гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Зөфәр Галимулла улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле службаларга индивидуаль чиратта вазифалар бирде.
Искә төшереп китәбез, сишәмбе көне Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчеләренең гражданнарны кабул итү көне. Кабул итү графигы белән "Гражданнар мөрәҗәгәте" бүлегендә танышырга мөмкин.
Шуның өстенә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы "Единая Россия" Бөтенроссия политик партиясенең урын бүлеге секретаре буларак, һәрбер сишәмбе көне Кама Тамагы урын бүлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очраша (телефон буенча алдан язылу: 8(84377)-17-08).