Без суда куркынычсызлык яклы

2014 елның 18 июле, җомга
Кичә ГИМС хезмәткәрләре Куйбышев Затон һәм Кама Тамагы штп пляжларына рейд үткәрделәр.ГИМС дәүләт инспекторы Илһам Вәлиев, техник Татьяна Агибалова, волонтерлар Фәризә Моталипова һәм Таңсылу Хәсәнова пляжда ял итүчеләргә суда үзеңне тоту кагыйдәләре язылган белешмә таратып, өлкәннәр, бигрәк тә балалар белән аңлату эше уздырдылар. Янәшәдә кеше бата башласа нәрсә эшләргә, таныш булмаган сулыкта нәрсә эшләргә ярамавы – пляжда ял итүчеләр әлеге һәм башка кагыйдәләрне рейдта катнашучылар ярдәмендә искә төшерделәр. Тулаем алганда, ике сәгать эчендә йөзгә якын кеше белән аңлату эше алып барылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International