Төзелеш башланганнан соң 10 көн эчендә эшчеләр бригадасы брусчатка өчен 400 метр нигез салган. Көннәр дә матур тора, бригадада эш кайный. Бордюрлар куелган, вак таш җәелеп, тыгызланган. Тротуар технологик таләпләр нигезендә салына.