Ат-автомобиль узышы

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

28 июльдән 9 августка кадәр Татарстан Республикасында түбәндәге маршрут буенча инвалид-спортчыларның катнаш ат-автомобиль узышу була: Яр Чаллы-Чистай-Алексеевск-Балык Бистәсе-Лаеш-Казан-Яшел Үзән-Югары Ослан-Кама Тамагы-Апас-Тәтеш-Чүпрәле-Буа-Яр Чаллы.

Эшнең төп максаты – инвалидларны социаль тернәкләндерү, мәдәни-массакүләм һәм физкультура-савыктыру чаралары оештыруда тәҗрибә уртаклашу, дустанә элемтәләрне ныгыту, тарих һәм мәдәни истәлекләр турындагы проектларны гамәлгә куюга акча җыю. Узышта катнашучылар һәм аларны озата баручы кешеләр өч Газель машинасында һәм ике атта хәрәкәт итә. Әлеге чара кысаларында муниципаль бермәлекләрдә кабул итүче як белән килешү нигезендә инвалидлар хәрәкәте активистлары белән очрашулар үткәрелә, концертлар куела, тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызуга акча җыю максатында инвалидларның картиналары һәм сәнгать әсәрләрен сату аукционнары оештырыла. Безнең районга узышта катнашучылар 4 августта төш вакытына килеп җитә һәм икенче көннең иртәсенә кадәр бездә булачак. Әлеге чара ТР тарих һәм мәдәни истәлекләрне торгызу фонды патронажында, ТРның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев попечительләр советы рәисе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International