Мәдәният учагы яңартылды

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

Районда иске клубларның берсе – Кыртапа авыл клубына быел капиталь ремонт ясалды.Аны ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә бүлеп бирелгән финанс ярдәмендә эшләделәр. Биредә хәзер эче-тышы ремонтланган искиткеч матур бина басып тора. Анда ФАП, башлангыч мәктәп урнашыр, дип планлаштырыла. Ә иң мөһиме – клуб каршында мәктәп  автобусы тукталышы өчен мәйданга асфальт җәелгән. Хәзер кыртапалылар рәхәтләнеп ял итәр, җылы медицина пунктына килер һәм юлда йөрүче укучы балалар өчен күңеле тыныч булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International