Үз мәктәбеңә ярдәм ит

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Районда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе дәвам итә.Узган атна ахырында предприятие, эшмәкәрләр, ата-аналар һәм мәктәпләрнең элекке укучылары мәктәпләрне ремонтлау һәм тәрбия эшен оештыру өчен ике йөз мең сумнан артык акча тапшырды. Кемдер акчалата ярдәм иткән, кемдер төзелеш материаллары белән. МР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков вәгъдә иткәнчә Затон урта мәктәбенең вокаль-инструменталь ансамбле өчен бас-гитара сатып алган. Гомумән алганда, иганәчеләрне җәлеп итү саны буенча әлеге мәктәп алда бара. Укытучылар, эшмәкәрләр, ата-аналар комитеты, шәһәр җирлеге мәктәпкә 94200 сумлык ярдәм күрсәткән. Тәмте мәктәбе 55 мең сум, Рудник мәктәбе 38180 сум ярдәм алган. Иске Казиле, Кама Тамагы һәм Сөйки мәктәпләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International