Сания Идият кызы котлаулар кабул итә

2014 елның 25 июле, җомга

Сәйфиева Сания Идият кызы 25.07 1924 елда Кама Тамагы районы Сатлыган авылында туа,4 сыйныф бетерә.Сугыш башлангач Аас районында окоп казыганнар, соңыннан Лаеш районында урман кисеп аларны поездка төягәннәр.1945 елның нояберендә туган авылына кайтып,үзенең мәхәббәтен -Шәйхетдин Сайфетдин улын очрата.Ул сугыштан яраланып, туган авылына кайта һәм шунда ук үзенең булачак тормыш иптәше белән таныша. 1945 елның 26 нояберендә алар кавышылар.Үзләренең йортларын торгызып колхозда эшли башладылар.Сания апа башта терлекче,анан сыер савучы һәм тиздән  почтальон булып эшли башлый.

1946 елда Сания апа белән Шәйхетдин абыйның игезәк малай белән кыз туа.Гаиләне туендыру өчен Шәйхетдин абый “Кызыл йолдыз” колхозына бригадир булып эшкә керә,анда яшелчә үстеруче булып эшли.Тиздән ул тегермәнче булып урнаша,анда 10 ел хезмәт итә .

Ул вакытка гаиләдә 14 бала була. Бергә гаилә 55 ел тормыш итә.

2001 елда Шәйхетдин Сайфетдин улы дөньядан китә, хуҗабикә булып Сания Идият кызы кала,Куйбышев исемендәге Затон поселогында фатир ала.Хәзерге көнгә кадәр ул тәмле бәлешләре белән 5 баласын,20 оныгын һәм 25 оныкчыгын каршы ала.

Шундый тату гаиләгә исәнлек- саулык һәм иминлек теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International