Җиңү,оттыру,җиңү

2014 елның 29 июле, сишәмбе

 

 Футбол буенча район ирләр командасы икенче лигада республика чемпионатында уйнавын тәмамлады.

Шимбә Куйбышев Затон стадионында икенче әйләнеш кысаларында спортчыларыбыз ике очрашу үткәрде. Беренчесендә алар Балык Бистәсе командасын 2:1 исәбе белән отты, ә икенче уенда исә шундый ук нәтиҗә белән төркем лидерларына - Чистай командасына оттырды. Безнең командада беренче уенда Кирилл Кирилов һәм Владимир Кудалов, икенче уенда Артем Емелин капкаларга туп кертте. Кичә район җыелма команадасы Биектау футболчылары белән очрашты һәм 3:0 исәбе белән җиңде. Николай Орловский, Рөстәм Вафин һәм Артем Емелин үз хисапларына өстәмә туплар язды. Җиңүгә карамастан, кызганычка каршы, спортчыларыбыз финалга чыкмады. Алдагы уеннарда очколар югалту үзен сиздерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International