Плотинаны ремонтлыйлар

2014 елның 29 июле, сишәмбе

Бәрлегуҗа авылында күптәнге плотина бар. Аның аша авыл халкы басуга йөри, көтү чыгара, ә суында исә каз-үрдәк йөзә., кайвакыт балалар да су коена. Соңгы вакытта плотина авария хәлендә булган. Язгы-көзге пычракта юлсызлык вакытында машиналар йөри алмаган. Хәзер анда Буаның “Мелиоводстрой” ООО капиталь ремонт ясый. -Кышын килеп эчке ягында эретеп ябыштыру эшләре башкардык,- дип баш инженер Зөфәр Идиятов. – Хәзер суагызу корылмасында кышын ярылган эшермәләрне алыштырдык. Аның коесын яңадан эшләдек. Су алу мәйданчыгы ясадык. Кое өчен җайланма бар. Гидротехник корылма аша салынган юлны су юып төшергән, балчыкны тыгызлап, өстенә таш җәйдек. Корылманың су җыйгычында ныгытманы яңадан куйдык, боз саклагыч куеп, ПКУ плитәләре белән ныгыттык. Плотинаның өске ягын су ашаганлыктан, аны балчык белән тигезләп, өстенә чуер таш җәйдек. Боз кискеч бут ташы белән ныгытылды. Эш тәмамлану алдында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International