Алышыну концерты(Макыл)

2014 елның 29 июле, сишәмбе

 Мәдәният елы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2012-2014 елларда Кама Тамагы һәм Югары Ослан муниципаль районнарында “Авыл клубы” программасы буенча төзелеп, файдалануга тапшырылган яңа мәдәният үзәкләрендә иҗат коллективларының алышу концертлары үткәрелә.

ТР Мәдәният министрлыгы раслаган концерт графигы нигезендә 25 июльдә районыбыз һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре Югары Ослан районының Макулово мәдәният йортында күчмә концерт белән чыгыш ясады. Программа концерт номерларына бай иде. Болар – «Тау ягы» фольклор коллективының өлкәннәр төркеме, аерым җырчылар Луиза Микерина, Александр Шалаев, Любовь Вәлиева. Концертны Лера Киселева алып барды. Макулово халкы артистларыбыз чыгышыннан канәгать калды, без исә хәзер җавап визиты көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International