Программа (аны “активацияләү” өчен) кысаларында беренче взносны түләү мөмкинлеге аңа элек кереп, әмма взнос түләмәүчеләр өчен дә 2014 ел ахырына кадәр озайтылды.
Программага керүчеләрнең барысы өчен дә дәүләт елына кимендә 2000 сум күләмендә ирекле взнос түләү шарты белән 10 ел дәвамында булачак пенсияне финанслау взнослары тәэмин итә. Программага керү турында гариза бланкасын һәм аны тутыру инструкциясен Пенсия фонды сайтыннан алырга мөмкин. Гариза шулай ук www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре интернет-порталы аша да бирергә була.