Республикабызда коррупциягә каршы эштә уңышлы тәҗрибә бар, аны Россиянең калган төбәкләренә дә кулланырга тәкъдим ителгән.
Бүген Татарстанда коррупциягә каршы яңа программа эшләнгән. Ул алты елга исәпләнгән. Программада төп ун бурыч билгеләнгән. Коррупциягә каршы яңа программа нигезендә муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә шундый программалар эшләнәчәк.