Җәза чарасы катгыйлана

2014 елның 1 августы, җомга
Кышын боз астыннан балык тотарга һәм кышкы кичү аша транспортта чыгарга яратучыларны штрафка тарта башлаячаклар. Административ хокук тәртибе бозу турында республика Кодексының 3.10 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, быелгы кышта ук инде боз калынлыгы җиде сантиметрдан ким булганда боз яки кичүгә кергән гражданнарга 1,5-2 мең сум, урындагы затларга – 5-7 мең, юридик затларга 50-70 мең сум күләмендә штраф салу күздә тотыла. Кодекста шулай ук кисәтү кебек чара да каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International