Бүген Көрәле авылында мәчет ачылышы булды. Мәчет төзелешенә узган елның маенда керешеп, быел июнь аенда тәмамлаганнар. Мәчетне шушы авылда туып-үскән Зөмәрә Сафарова үтенече белән улы Айрат Сафаров үз акчасына төзетә.
Мәчетне тантаналы ачуга Татарстан Республикасы мөфтие, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәлимуллин, муниципаль район Башлыгы Зөфәр Гарәфиев, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы, безнең район егете Илфар хәзрәт Хәсәнов, район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, республика районнарыннан һәм якын-тирә авылларыннан күп санлы кунаклар килгән иде. Чыгыш ясаучыларның фикере бер булды: шушы иман йортында халыкның эзе суынмасын, азан әйтелеп, 5 вакыт намаз укылсын, яшьләребез дә дингә тартылсын.