Кече Мәрәтхуҗада Авыл Көне

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
2 август көнне Кече Мәрәтхуҗада искиткеч бәйрәм- "Авылым-Горурлыгым" исемендәге авыл көне булып узды.
Төшке аштан соң халык мәдәният йортына таба юнәлде. Тирә-якта бала -чага тавышы яңгырады, гармун уйнады, музыка ишетелде.Һәм менә инде очрашуның бәхетле минутлары килеп җитте.Авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиганшин авылдашларын бәйрәм белән котлады, ел агымында төзекләндерү планында ни эшләнгәне турында сөйләде.Концерт  программасын Лилия Халиуллина алып барды.
Губәйдуллина Суфия,Садыков Фәрит, Әнәс һәм Нурфидә Магдиевлар,Галимова Миләушә улы һәм оныгы белән,Хәбибуллина Резедә чыгышлары барысынада бик ошады.. Оештыручылар  Лилия Халиуллина  һәм Губәйдуллина Суфия төрле уеннар үткәрделәр, берсе дә бүләксез калмады.Бәйрәм уткәрүгә Хәфизов Айдар,Вафин Дамир,Хамидуллина Рушания һәм авыл халкы үз өлешләрен керттеләр. Киләчәктә очрашу өмете белән саубуллашып калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International