"Яр Чаллы-Буа"

2014 елның 5 августы, сишәмбе

“Яр Чаллы-Буа” ат-автомобиль узышы 2014 елда спортчы- инвалидларның “Идел-Урал” хәйрия фондының тарих һәм мәдәни мирасны торгызу буенча “Возрождение” фонды белән берлектә үзара эшләү циклы дәвамы булып тора.

4 август көнне узышта катнашучылар безнең районга килеп җитте. Кунакларны МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдан Шәймурзин сәламләде. “Идел-Урал” фондын оештыручы, төркем җитәкчесе Ракит Габделманов узышның максаты һәм бурычлары турында сөйләде. Узышта катнашучылар һәм үзебезнең үзешчән артистлар чыгышы тамашачыларны шатландарды. Алар арасында бәйрәмгә чакырылган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар иде.Шулай ук тамашачылар өчен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең әсәрләрен тарату, ат өстендә  йөрту оештырылган иде.  Быелгы узышның максаты – тарихи-мәдәни традицияләрне торгызуга иҗтимагый оешмаларны җәлеп итү, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуга акча җыю. Узыш вакытында җыелган акча “Возрождение” фондына тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International