11 августта социаль тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Әлфия Гыймадиева дәвалану курсы узучылар өчен “Бал, балкай” чарасы үткәрде. Чарада катнашучылар халык сынамышлары белән танышты. Өлкәннәр төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар, шулай ук тематик пазллар җыйдылар, җырлар башкардылар. Казаннан Эльмира Дручинина, Вера Семченко, Рина Тимофеева, Нина Горшунова “Тормыш көзе һәм яшьлек” темасына шигырьләр укыды. Рина Тимофеева башаруындагы җыр чарага ямь өстәде. Чара ахырында чәй табыны оештырылды. Тернәкләндерү курсында катнашучылар күтәренке кәеф, көне буена көч-куәт алды.