Безнең футболчылар финалда

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Тренер Ришад Хананов җитәкчелегендәге яшь футболчыларыбыз футбол буенча зона ярышларында уңышлы чыгыш ясады.

2001-2002 елда туган егетләр Буа шәһәрендә үткәрелгән ярышта икенче урынны алды, ә алардан яшьрәкләр -2003-2004 елда туганнар Куйбышев Затонда үткәрелгән турнирда шундый ук урын яулады. Ике команда да 23-25 августта өлкәннәр һәм 27-29 августта кече яшьтәге футболчылар өчен «Рубин» ФК базасында үткәреләчәк республика беренчелегендә катнашачак. Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International