19 август көнне Красновидово авылының Максим Горький исемендәге музей үзенең 35 яшьлеген билгеләп үтте.Безнең янга дусларыбыз-Казаннан “Оберег” фольклор коллективы, Затон “Волжанка”сы, осинникидан “Сударушка”,Тенькиның “калейдоскоп”ы,авыдашларыбыз килде,барысы да музей каршындагы мәйданчыкта,каен асларына урнаштылар.
Кунакларыбызны, кабул ителгәнчә, ипи-тоз белән каршы алдык.
Музей хуҗасы хокукларын башкаручы О.А.Гришункова бәйрәмне ачып җибәрде.Ул музейның тарихы,хәзерге яшәеше турында сойләде.
Сәламләү сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шаймурзин Ильдан Галимҗан улы чыгыш ясады.Күңелле мизгелләрнең берсе- администрациядән үләнчапкыч бүләк итү булды.
В.Г.Останина кунакларны һәм хезмәттәшләрне 35 яшьлек юбилей белән котлап музейның төзелеше һәм экспонатларны туплау турында берничә сүз әйтте.
Бөтен җылы сүзләр дә әйтелеп беткәч “М.Горький,халык җырларының бөек белгече” программасы башланды.
М.Горҗкий әсәрләреннән берничә күренешләр күрсәттеләр,бик күп җырлар җырладылар, музыка кораларында уйнадылар.
Бәйрәм Алма Спасына туры килгәнгә,бөтен кунакларны да алма белән сыйладылар.Әйтергә кирәк музей бакчасындагы алмагачлар быел ял итәләр.Әмма безгә авылдашларыбыз И.П.Талов һәм Г.И.Бакрина булышты.
Музейның алма бакчасында гармун тавышы бик озак яңгырады.Җыр бөтенесен дә берләштерде һәм бәйрәм бүләк итте.