Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры безнең районда үзенең гастрольләрен дәвам итә. Кама Тамагы районы Башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур һәм театр режиссеры Галиев Рөстәм сәләмләү сүзләрен әйттеләр
23 августта якташыбыз, драматург Туфан Миңнуллинның “Нәзер” пьесасы буенча спектакльне олыкарилеләр караса, 24 августта аны келәнчелеләр карады, ә менә Туфан абыйның туган көне – 25 августта аны язучының туган авыл Олы Мәрәтхуҗа халкы яңа мәдәният йортында карады.