Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков безнең районга эшлекле сәфәр белән килде. Ул Мәдәният елы кысаларында Бәрлегуҗа авылында күп функцияле үзәк ачу тантанасында катнашты, “Фоника Гипс”ООО хезмәткәрләре һәм район активы белән очрашты Сөйки кичүендә төзелгән янгын депосын карады.