Терроризм белән көрәшү бердәмлеге көне

2014 елның 5 сентябре, җомга

3 сентябрь көнне Россиядә терроризм белән көрәшү бердәмлеге көне билгеләнеп үтелә.Бу чираттагы профессиональ бәйрәм тугел,һәм хичшиксез бу көнне бәйрәм дип атап булмый.Чөнки безнең илдә 2004 елның 1 сентябереннән алып 3 сентябренә кадәр сузылган  көннәр аралыгы Бесландагы  коточкыч  вагыйга белән бәйләнгән.

Ун ел элек Россияне генә түгел,бөтен җәмәгатьчелекне тетрәндергән  куркыныч вакыйга булган. Нәкъ шушы вакыйгага 5 сентябрь көнне Затон поселогы китапханәсе һәм Столяров исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәргән  “Беслан кайгысы кайтавазы” чарасы багышланды. Безнең илдә шундый истәлек көннәре булдыру  бөтен Россиядәге террорлык актларында очраклы корбан булучы бер гаепсез кешеләр турында хәтерне озак гасырларга саклау юлына бик мөхим адым булып тора. 3 сентябрь  дәүләтләрне һәм җәмгыятьне уртак дошманга каршы көрәшергә берләшүне символлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International