Осинники авыл китапханәсендә “Чиста су йотымы” экологик дәресе үткәрелде. Дәрес “Һәркем өчен кыйммәтле һәм кирәкле су” дигән эңгәмәдән башланды. Маркова Виолетта һәм Фирсов Егор “Кой” һәм “Янгыр” исемле шигырьләр укыдылар, аннары балалар “Су сыйфатлары” сынавын үткәрделәр. Бу сынаудан алар барлык матдәләрнең суда эремәгәнлеген беделәр.
“Әни авырып китте” сәхнәләштергән тантанадан соң бөтенесе чишмәгә “тере су” артыннан киттеләр, чөнки “тере су” белән шифа уләннәр генә авыруны сәламәтләндерә ала.
Чишмәдә су алдылар, һәрберсенә “Осинники чишмәсенең тере суы” исемле шешәләр бирелде. Бу чыганак Кама Тамагы районы экологик чиста зонасында урнашкан. Балалар торна формасындагы кой белән таныштылар, көянтәләр белән су ташыдылар, уйнадылар. “Барлыгы су турында” табышмаклар уенында Сафонов Николайга тиңнәр булмады.