8 сентябрь көнне грамоталылык көне билгеләнеп утә. Бу көнне Кама Тамагы МР Тәмте авылы китапханәсе хезмәткәрләре Тәмте авылы мәктәбенең 1нче сыйныфларында “Грамоталылык” дәресен үткәрделәр. Нәни укучылар С.Я.Маршак, К.И.Чуковский, Н.Н.Носов китаплары геройлары белән таныштылар. Китаптагы шигырьләрнең беренче юллары буенча язучысын һәм геройларын таптылар. Хәзерге заман кешесен грамотлы язучылар исемлегенә кертү өчен, аның яза һәм саный белүе генә җитми. Безнең вакытта төрле яктан үскән шәхес булырга кирәк. Китапханәгә килүчеләр өчен “Үзеңнең грамотлыгыңны тикшер”тест-акциясе үткәрелде.