Индивидуаль эшмәкәрләргә: страхование түләүләрен керткәч-отчет бирергә онытма!

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге индивидуаль эшмәкәрләр белән бурычларны әзәйтү буенча аңлату кампаниясе алып бара.

2014 елның 1 нче январеннән страхованияне түләү размеры кертүченең кеременнән карап түләнәчәк. Страхованияне түләүнең нигезе булып индивидуаль эшмәкәрнең кереме турында магълумат тора. Әгәр дә эшмәкәр керемнәр турында отчетларын тапшырмаса, димәк Пенсия фондында соңгы керемнәр турында мәгълумат килми дигән сүз, димәк эшмәкәргә соңгы сумма белән түләттереләчәк.

Аерым игътибарны быел эшмәкәрлекләрен ябырга җыенучыларгы бирергә кирәк. Алар да салым декларациясен китерергә тиеш булалар.Китермәгән очракта, Пенсия фонды бөтен законнарга туры китереп, страхование түләүләрен кертүне таләп итергә тиеш була. Ел ахырына кадәр эшен туктаткан эшмәкәр, страхование түләуләрен эшен туктатканнан сон 15 кон эчендә кертергә тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International