Тәрбия эше буенча республика семинар-киңәшмәсе

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Үсеп килүче буынны үстерү эшендә рухи-әхлак тәрбиясе иң мөһиме. Безнең район педагоглары беләләр – рухилык һзм эхлаклык, гражданлык һәм патриотлык мәктәпне тәмамлап килүче яшьләр тәрбияләвендә төп нәтиҗә. Алар җәмгыять һәм уз иминлекләре өчен җавап бирү әзерлегендә, хәзерге заман “чакыруларына” тиешенчә җавап бирү әзерлегендә күренәләр.

Кама Тамагы МР белем бирүче оешмаларның эш тәҗрибәсе 2014 елның 9 сентябрендә “Укучыларның рухи-әхлак тәрбиясе: гореф-гадәтләр һәм хәзерге заман” исемле семинар-киңәшмә катнашучыларына күрсәтелде.

Бөтен республикадан килүче кунаклар Затон һәм Иске Казиле урта гомуми белем мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия шартлары, туган як гореф-гадәтләре һәм гаилә тәрбиясе, туган якны өйрәнү эше нәтиҗәләре, укытучыларның граждан-патриотлык һәм рухи-әхлак тәрбиясе, балаларның техник, художество-эстетик һәм декоратив-ясалма иҗаты, белем бирүче оешмаларының район музее һәм Т.Миннуллин исемендәге музее белән бәйләнеше, ветераннар белән таныштылар.

Белем бирүче оешмаларның икесе дә аларның төзеклеге һәм комфортлыгы, халык чыганаклары һәм гаилә гореф-гадәтләре белән өзелмәс бәйләнеше семинар катнашучыларында уңай тәэсирләр калдырды.

Кама Тамагы МР белем бирүче сферада укучыларның рухи-әхлак, патриот тәрбия билгеле бер системага әверелгәне бик куаныч: укыту процессында, укучыларның өйрәнү һәм практик, иҗтимагый һәм шәһесле эшчәнлеген оештыру йөрешендә. Уку планнары һәм белем бирү программалары аша Россия, Татарстан, туган як тарихи мираслар һәм дәүләт символикасын өйрәнү алып барыла.

Белем бирүче оешмаларның сыйныф һәм мәктәптән тыш эше билгеле бер системага формалаша: бу кыюлык дәресләре дә, Бөек Ватан сугышында катнашкан, Россия Армиясендә булган кешеләр белән очрашу, туган район тарихы белән танышу экскурсияләре дә.

ТР Кама Тамагы муниципаль районының бик бай тарихы үткәне, традицияләре бар. Безнең якташларның эштәге һәм хәрби казанышлары балалар тәрбияләүдә бик күп эшләр алып барырга булыша.Үткәннең гореф-гадәтләрен саклап һәм аларны үзләренең эшләре һәм сыйфатлары белән ныгыта ала торган яшь буын үстерергә бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International