Бурыч түләнгәндә әйбәт!

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Кызганычка каршы, түләмәүчеләр һәрбер күп фатирлы йортларда бар. Түләмәүчеләр безнең тормышны куркыныч астына куялар. Әгәр түләүләр булмаган, димәк йөртүче организацияләрнең төзекләндерү, ремонт үткәрергә акчасы юк дигән сүз.

Мәсәлән, 2014 елның сентябрь башына Кама Тамагы районы Комарова урамының 13 А номерлы йортының хезмәт 289 мең сум бурычы җыелган. Һәм бу бер йортта гына! Бу акчага күпме төзеклзндерү программалары алып барырга була иде. Онытмаска кирәк, бурычларның җыела торган үзенчәлеге бар. РФ торак кодексы буенча халык коммуналь хезмәте өчен һәрдаим түләп торырга тиеш. Безнең районда берничә ел буе хезмәт өчен түләмәгән кешеләр дә бар. Тулаем алганда, 17 кешенең 50 меңгә якын бурычы бар. 150 меңгә кадзр бурыч җыйган “алдынгы” кешеләр дә бар!!! Болар Куйбышев исемендәге затон штп. яшәүче Феотова Л.В. һәм Максимова В.В.

Ничек килеп чыга соң инде бу – кеше җылы, якты фатирда яши, җылы-салкын судан файдалана һәм аның өчен кемдер түләргә тиеш дип уйлыймы?? Соңыннан шул ук кешеләрнең “Ник һаман подъездны төзекләндермиләр?” дип ачулары килә әле. Бәлки, коммуналь хезмәтнең җылыны һәм суны сүндерү мөмкинлеге булса, “таш гасыры” шартларында яши башлагач, түләмәүче кешеләрнең намуслары барлыкка килер?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International