Бөек Ватан сугышы ветераны, Кама Тамагы штп. торучы Гыймадиев Кашаф Шәйхи улын 90-яшьлеге белән котладылар.
Гыймадиев Кашаф Шәйхи улы 1924 елның 11 сентябрендә туа. 1942 елда 18-яшьлек егет фронтка китә. Иң башта ул Түбән Новгород шәһәренең хәрби заводында эшли, аннары сугыш белән Архангельск, Сталинград шәһәрләрен, Эстонияне үтә. Тарту, Нарва, Таллин кебек шәһәрләрен азат итү эшендә катнаша. 1949 елга кадәр Эстония чигендә чик буе гаскәрләрдә хезмәт итә. Сугыштан соң терлекче, умартачы булып эшли.
Кама Тамагы МР башлыгы Гарәфиев З.Г. Кашаф Шәһхи улын 90-яшьлек юбилее белән котлады. Зөфәр Галимулла улы юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын, нык сәламәтлек, рух дәртлеге һәм яхшы кәеф теләп котлау папкасы белән бүләкне тапшырды.