Ачык ишекләр көне

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 11 сентәбрендә ТР янгынга каршы хезмәт күрсәтү Апас отрядының Каратал авылы аерым постында Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбе укучылары өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелде.

Янгын сүндерү сакчылар отряды хезмәткәре Р.Р. Вәлиев балаларга ГАСИ – гидравлик авария-коткару коралы белән эшләү ысулларын, бүлек командиры И.Р.Сафин төрле шартларда коткару бавын ничек бәйләү ысулларын, янгын сүндерү машина йөртүчесе Р.С.Сабирҗанов эш киемен нинди тизлектә киюләрен күрсәттеләр. Барлык үрнәк чараларда эшчәләр күзәтүе астында балалар да актив катнашты.

Чара ахырында балаларга янгынга каршы тору тематикасына багышланган уку мультфильмлары күрсәтелде. Укучыларның берсе дә кечкенә бүләксез калмады. Каратал авылы аерым посты эшчеләре аларга авторучкалар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International