Нәни укучылар

2014 елның 12 сентябре, җомга

12 сентябрь көнне сәгать 12:00дә район балалар китапханәсендә Кама Тамагы штп. “Салават күпере” балалар бакчасының мәктәпкә әзерләү төркеме балалары белән очрашу булды (тәрбиячеләр Салимова Ф.А., Мурадимова А.И.).

Балалар китапханә, уку залы, абонемент белән таныштылар - хәзер инде алар нәни укучылар булып саналалар. Китапханә  хезмәткәрләре балаларны шагыйрь Юлиан Тувим иҗаты белән таныштырдылар, аның шигыйрьләрен тыңладылар. Мәктәпкәчә балалар тәкъдим ителгән күргәзмә китаплары һәм журналлары белән таныштылар. Очрашу ахырында мультфильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International