Бүген, бердәм сайлау көнендә, Татарстан Республикасында ТР Дәүләт Киңәшмәсе бишенче чакырылышы сайлаулары үтә.
Бүген, бердәм сайлау көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшмәсендә бишенче чакырылыш сайлаулары үтә. Кама Тамагы МР сайлау участоклары сәгать 7:00дә ачылды һәм 20:00 сәгатькә кадәр эшлиячәк. Сайлауларны үткәрер өчен районда 39 сайлау комиссиясе эшли. Сайлау участокларының дүртесендә электрон сайлау өчен комплекслар куелган.
Район яшәүчеләре сайлауда актив катнашалар. 15:00 сәгатькә сайлаучылар килүе 73 % процентка якынлашты.