Аносов Сергей Владимир улына – 80 яшь!

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе

Аносов Сергей Владимир улы 1934 елның 13 сентябрендә Горький  өлкәсе Спас районының Спас авылында туа. 1954 елда Казан елга техникумын тәмамлый һәм шуннан бирле аның гөмере елга флоты, поселок һәм аның яшәүчеләре белән бәйләнә. Сергей Владимир улы пароход штурманыннан алып “Куйбышев исемендәге РБФ” заводы директоры юлын үтә. Ул Куйбышев Затоны поселогында гына түгел, аның чикләре артында танылган. Юбиляр үз яшн өчен бик оптимистик һәм дәртле булып күренә. Озак вакыт Куйбышев Затоны поселогы Ветераннар киңәшмәсе рәисе булып эшләде һәм поселок проблемаларын ишетеп кенә белми.

Алдагы көнне Сергей Владимир улы аңа иң якын һәм бертуган кешеләре арасында үзенең 80-яшьлеген билгеләп үтте. Юбилярны Кама Тамагы МР башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы, “Куйбышев исемендәге РБФ” заводы директоры Вазыйхов Наиль Альберт улы һәм Куйбышев Затоны поселогы башлыгы Сороковнина Елена Владимир кызы котладылар.Зур рәхмәтләрен белдереп, озын гомер һәм нык сәламәтлек теләп алар Сергей Владимир улына бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International