Котлау

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

 

2014 елның 15 сентябрендә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССР КПСС Кама Тамагы райкомының беренче секретаре Ахмадуллин Хидият Әсхәдулла улын 89-яшьлеге белән котлады.

Ахмадуллин Хидият Әсхәдулла улы 1925 елда ТАССР КПСС Арча районының Үгез-Елга авылында туа. 1943-1950 елларда Советлар Армиясендә хезмәт итә. Аннары соң ТАССР КПСС Кызыл Юл райкомы, ТАССР КПСС Тәтеш районы райкомы, ТАССР КПСС Кама Тамагы райкомы аппаратларында эшли. Хөкүмәт бүләкләренә лаек: “Батырлык өчен”, “Японияне җиңү өчен” медальләре. Үзенең 89 яшендә Хидият Әсхәдулла улы бик дәртле, оптимизм һәм энергия белән тулы. Кама Тамагы районы һәм аның яшәүчеләрен җылы итеп искә ала.

Зөфәр Галимулла улы Хидият абыйга нык сәламәтлек һәм иминлек теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International