Бүген 2014 елның 17 сентябрендә ТР янгынга каршы тору службасы Апас отрядының Каратал авылы саклау буенча пост хезмәткәрләре Иске Казиле “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрендә кунакта булдылар.
Алдагы килүдә балалар янгын сүндерүчеләр турында рәсемнәр ясарга сүз биргәннәр иде, һәм менә инде хәзер янгын сүндерүчеләр җиңүчене бүләкләр өчен килделәр. Иң яхшы рәсем өчен Каратал аерым пост бүлеге командиры И.Т.Сафин балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Җиһангирова Язиләгә грамота һәм бүләк тапшырды.
Тәрбияче Р.А.Мифтахова янгын сүндерү охранасы эшчеләренә күрсәткән игътибар өчен рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә балалар белән янгын сүндерү тематикасына төрле бәйгеләр үткәрергә сүз бирде.