Укучылар район прокурорына РФ прокуратурасы эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирде, шул исәптән районыбызда коррупциягә каршы көрәш турында. Фәнис Ринат улы коррупциягә бәйле эшләрне тикшерү турында сөйләде. Аннары кадетлар “Ничек прокурор булырга?”, “Ришвәтчелек белән ничек көрәшергә?”, “Россия Федерациясе хокукларын һәм законнарын бозучы хокук саклау органнары белән үзеңне ничек тотарга?” дигән сораулар җирде. Фәнис Шәйхаттаров шулай ук җәмгыятьтә экстремизм күренеше һәм коррупциягә куркынычсызлыгына кагылучы сорауларны да күтәрде.