Бөтенроссия йогерү көненә багышланган “Нацияләр кроссы” чарасы Кама Тамагы штп сы стадионында узачак.Спорт бәйрәме ачылышы сәгать10:00 да булачак.
Чабышта укучылар,спортчылар,Кама Тамагы районы учрежденияләре һәм оешмалары хезмәткәрләре,спорт ветераннары катнаша.Шулай ук нацияләр кроссы программасында аерым гаилә командалары йөгереше узачак.
Җәйге спорт уены төрләре буенча “Нацияләр кроссы”иң зур чара булып исәпләнә.Бу көндә стартка спортчылар,спорт ветераннары,мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр баса.
Бөтен теләгәннәрне нацияләр кроссында катнашырга чакырабыз!Катнашучыларны теркәү 9:00 дән 10:00 гә кадәр, чара үткәреләчәк җирдә булачак.