Авыл хуҗалыгы ярминкәләре

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрьдә Казанда “Җиләк Бистәсе” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә безнең район да үз продукциясен тәкъдим итте.

Шәхси эшмәкәләр, предприятие һәм авыл җирлекләре куелган товарлар арасында сөт продукциясе, ит, яшелчә, балык, бал, виноград, алма, бөртекле культуралар, пешкән ризыклар һәм башка товарлар бар иде. Ярминкә вакытында мәдәният хезмәткәрләре Раилә Биккенина, Светлана Курчаева, Гөлназ Ибраһимова, Александр Кошелев, Лера Киселева сәхнәдә музыкаль номерлар белән чыгыш ясады. Клоуннар Тимошка һәм Марьяна (Елена Аносова, Лера Киселева) Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы продукциясен рекламалап, һәркемне ярминкәгә өндәп йөрде, күңелле музыкага биеде. Урамда көз булуга карамастан, кояшлы җылы көн ярминкәдә катнашучылдар сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International