Кадетларда кунакта

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе

23 сентяберьдә Кадет мәктәбендә 7,8,9,10,11 сыйныф укучылары белән очрашу үтте.Укучыларга кунакка Кама Тамагы мәчете Имам –Хатыйбы Раиль һәм Кама Тамагы чиркәвеннән Николай Атакай килделәр. “Түгәрәк өстәл” артында балалар актуаль темаларны кузгалттылар.Мәсәлән, православие һәм мөселман дине, кешеләрнең бер-берсенә карата толерантлы булулары, начар гадәтләр,яшьләрнең наркотиклар кулланулары,терроризм һәм экстремизм проблемаларын күтәрделәр.Сәгать ярым дәвамында укучылар дин әһелләренә кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International