24 сентябрьдә Затон поселогы китапханәсенә Кадет мәктәбе-интернаты укучылары килделәр. Китапханә хезмәткәрләре алар өчен туган поселок буенча “Борынгы Затон буенча сәяхәт” исемендәге виртуаль экскурсия эзерләгәннәр. Бик күп балалар кадет мәктәбенә укырга төрле җирләрдән җыелганнар, һәм поселокның тарихы белән танышу бик күңелле һәм кызыклы булды.Күрешү ахырында балалар “Туган җирем, яратам сине” викторинасында катнаша алдылар.