Һәр елны, 21 сентябрьдә бөтен халык җәмәгатьчелеге Халыкара Тынычлык Көнен билгеләп үтә. “Богородский рай” балаларга һәм гаиләләргә булышу бүлекчәсе бу көнгә багышлап “Тирә яктагы тынычлык- үзеңнән башлана” дип исемләнгән акция оештырганнар. Акциядә Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары катнашты.
Хәзерге тыныч булмаган вакытта , дөньядагы төрле халыкларның гореф- гадәтләрен искә төшерү -бик символик булды.Тарихта да халыкларның нинди генә кыенлыклар булмаса да, үзләренең гореф-гадәтләрен саклап, авырлыкларны җиңеп чыгулары турында бик күп язылган.Сыйныф сәгатендә укучылар “Богородский рай” хезмәткәрләре белән Дөньяның барлыкка килүе, җирдәге тынычлыкның мөһимлеге, һәр кешенең зур потенциалга ия булуы турында сөйләштеләр. Укучылар “Төрле халыклар биюләре”,”Ладошка”, “Илләр турында табышмаклар” дигән күнекмәләрдә катнаштылар.