Кызыклы проект

2014 елның 26 сентябре, җомга

Келәнче авлының балалар бакчасында Федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп, тәрбияләүнең комплекслы-тематик планы төзелде.

План үз эченә утыз алты проектны чолгап ала һәм уку елы башыннан икесе тормышка ашырылды инде. Чираттагы зур проектның исеме “Хуш киләсең, көз!”. Аның барышында балалар көз турында җырлар, уеннар, шигырьләр өйрәнде, көзге табигать күренешләрен рәсемдә сурәтләде.Соңыннан балалар тәрбияче белән берлектә көзге бакчага сәяхәткә барды. Алар төрле уеннар уйнадылар, алмалар, матур көзге яфраклар җыйдылар, тулаем алганда, вакытларын бик күңелле үткәрделәр.Балалар саф һавада табигать кочагында туйганчы уйнап, алдагы уку елына көч-куәт туплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International