Бүген Кама Тамагы районының Шәпкә авылында тантаналы мәчет ачылышы узды. Беренчеләрдән булып котлау сүзе белән Яңа Сала авыл җирлеге башлыгы Шигабеев Исфан Хакимулла улы чыгыш ясады.
Аннан соң сүз Галимулла хәзрәт Яруллинга бирелде. Ул барысын да мәчет ачылышы белән котлады һәм үз исеменнән төзелештә булышканнарга зур рәхмәтен белдерде.
Администрация исеменнән рәхмәт сүзе белән Шәймурзин Ильдан Галимҗан улы чыгыш ясады,һәм мәчет төзелешендә актив катнашканнарга рәхмәт хаты тапшырды.