22.09.2014 алып 29.09.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 140 чакыру булган, 6 кеше госпитальгә салынган. Кама Тамагылыларның медикларга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - гипертония авыруы - 24 чакыру. Юл-транспорт хәләкәтләре – чакыру юк. Буа шәһәренең күптамырлы үзәгенә 1 кеше җибәрелгән.
Тәмте табиб амбулаториясенә 15 чакыру, Сөйки табиб амбулаториясенә 7 чакыру, Олы Кариле табиб амбулаториясенә 8 чакыру булды.
Искә төшереп китәбез, "Ашыгыч ярдәмне" "03" телефоны буенча, кәрәзле телефоннан "103" яисә "030" номерын җыеп чакыртып була (шалтырату бушлай). Тормышка куркыныч янаган чакта - "112" номерына шалтыратырга.