Без аларны данлыйбыз

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

1990 елның 14 декабрендә Генераль Ассамблея 1 октябрьне Халыкар өлкәннәр көне дип игълан итте.

Без бу бәйрәмне яраткан дәү әти-дәү әниләребез бәйрәме дип саныйбыз. Бу кешеләр бөтен гомерләрен хезмәткә, алардан эстафетаны кабул итеп, алар башлаган эшне дәвам итүче балаларына багышлаган. Без өлкәннәргә җәмгыять өчен башкарган эшләре, күбесенең шул эшне әле башкарулары өчен рәхмәтлебез. Иртәгә алар хөрмәтенә район мәдәният йортында бәйрәм концерты була. Теләге булган һәркемне 14.00 сәгатькә кызыклы программа карарга чакырабыз. Өлкән буын белән очрашулар районның барлык оешмаларында үткәреләчәк.

Шушы ук көнне мәдәният йортында  Өлкәннәр багышлап, ветераннарның  "Вересень"  рус халык хорының юбилей концерты була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International