29 сентябрь көнне үзенең 95 яшьлеген Миннивалиева Хәдия Җиһанша кызы билгеләп үтте. Аны котларга Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Гарифуллин Фарук Госман улы килделәр. Алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырып, исәнлек- саулык,яхшы кәеф, дәртле рухлы булырга теләделәр.
Хәдия Җиһанша кызы 1919 елда Кама Тамагы районының Бәрлегуҗа авылында туа.Аңа 10 яшь булганда, репрессия заманында, әтисе төрмәдә вафат була.
Әнисенә булышу теләге белән,кызчык колхозга эшкә керә. 20 яшь тулгач Хәдия Казанга Дары заводына эшкә китә.Анда 3 ел хезмәт иткәч, туган авылына кайтып, янәдән колхозда эшли башлый.
1948 елда ,чыгышы белән Олы Кариледән булган, Миннивалиев Әкрәм Касыйм улына кияүгә чыга.Алар бергә 63 ел тормыш иткәннәр һәм 5 бала тәрбияләгәннәр.Хәзерге вакытта Хәдия Җиһанша кызы кече улы Вәкил гаиләсендә тора.10 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.