Кама Тамагы муниципаль районының белем бирү оешмаларында юл йөрү иминлеге айлыгы тәмамланды

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Кама Тамагы муниципаль районының  белем бирү оешмаларында юл йөрү иминлеге айлыгы тәмамланды.Айлык  барышында укучылар һәм ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес  тоту, юл кагыйдәләрен кабат искә төшерү  турында чаралар утте. Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән Министрлыгының  тәкъдиме буенча, юлларда куркынычсыз тоту культурасын тәрбияләү өчен интернет-дәрес  үткәрелде.

Интернет- дәресне тулыландырып, юлларда үз- үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре буенча түгәрәк өстәлләр, профилактик сыйныф сәгатьләре, иҗади конкурслар һәм ярышлар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International